Атна уңышлы үтсен өчен
Бу атна уңышлы үтсен дисәң, укып чыгыгыз әле.
*Иртән будильник шалтырагач, торырга биш минут вакыт калдыр. Бүгенге көнгә девиз сайла.
*Көн дәвамында башкаларның кәефен төшерерлек сүз әйтмә. Матур теләк телисең килми икән, сүзсез генә елмаеп кит.
* Һәр көнне биш минутка туктап, күккә бак, бер тын табигатьне күзәт.
*Китап ал. Көненә ярты сәгать булса да укы.
*Берөзлексез колагыңа наушиник тыгып, җыр тыңлап йөрмә. Иң ошаган, яраткан берничә җырыңны гына тыңларга тырыш.
*Йоклар алдыннан телефоныңны читкә куеп, узган көнеңә анализ яса. Кичәгедән аермалы буларак нәрсә эшләдең?
фото: https://pixabay.com/ru/
чыганак: https://vk.com/club206605279
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев