Чәчәкләр озак торсын өчен суга глицерин тамызыгыз
Берничә «лайфхак»
Ярма һәм он көяләмәсен өчен, аларны пыяла банкада саклыйбыз. Ярма эченә бер-ике лавр яфрагы батырып куябыз. Ярма саклана торган савытка, 2-3 тырнак чистартылган сарымсак салырга да ярый. Сарымсактагы фитонцидлар бөҗәкләрне куркыта. Шулай ук, кардамон, чабрец салырга да мөмкин.
***
Кием шкафына көя ияләшмәсен өчен, апельсин кабыгы куярга ярый. Әмма аны еш алыштырып торырга кирәк.
***
Өйдәге җиһазлар өстенә тузан тиз утырмасын өчен, ун өлеш суга бер өлеш глицерин салып болгатырга һәм шул суда чүпрәкне чылатып, сөртергә. Моны атнага бер мәртәбә эшләргә була
***
Чәчәк бәйләме озаграк вакыт күзне иркәләп торсын дисәгез, аны ике өлеш суга бер өлеш глицерин салынган вазага утыртырга кирәк. Башта чәчәк сабакларын (6 сантиметр озынлыкта) кабыгыннан чистартырга, аскы яфракларын өзеп ташларга онытмагыз.
***
Бавырны кыздырыр алдыннан 1-2 сәгать сөткә салып торсагыз, йомшаграк булып пешәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев