Бал тирене йомшарта
Атнага бер мәртәбә битне кайнар ромашка төнәтмәсе өстендә парландыралар.
Аннары битне бияләй-мунчала белән ышкып юалар. Бал сөртеп, бармак очлары белән суккалыйлар.
Болай эшләргә дә мөмкин: 1 йомырка агына 1әр чәй калагы бал, сөт һәм берничә тамчы лимон согы салалар. Катнашма бик сыек булмасын өчен блендер ярдәмендә вакланган солы (геркулес) салырга була. Катнашманы биткә сөртеп, 15 минут тоталар, җылы су белән юып төшерәләр. Бу битлек¬не ясагач, тире шомарып кала, ефәк кебек була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев