Йомырка кабыгы керне агарта
Йомырка кабыгын җылы су белән чайкаткач, савытка салыгыз һәм яртылаш су тутырыгыз.
Әйбәтләп селкегез дә төнгелеккә калдырыгыз. Гомумән, ак йомырка кабыгы агарту үзлегенә ия.
Йомырка кабыгын порошок хәленә килгәнче төеп, тукыма капчыкка тутырыгыз, авызын бәйләгез. Ак киемне юганда капчыкны машина барабанына салыгыз. Керне агартачак ул!
Йомырка кабыгын төеп, суга салыгыз һәм бер тәүлек тотыгыз. Төнәтмәне бүлмә гөлләренә сибегез. Кабыктагы файдалы матдәләр — бик әйбәт ашлама.
Фото: Рамия Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев