Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Юкә чәчәгенең файдасы нинди

Юкә чәчәгенең файдалы сыйфатлары борынгыдан билгеле. Аның дәвалау нәтиҗәсен химик составы белән аңлатып була.

Мәсәлән, аңардагы С витамины картаюны акрынайтучы һәм иммунитет эшчәнлегенә ярдәм итүче көчле антиоксидант (организмны әчүдән сак­лаучы) булып тора.
Флавоноидлар (бактерия һәм микробларга каршы торучылар, Р витамины) кан тамырларын ныгытып, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый. Полисахаридлар иммунитет эшчәнлегендә катнаша, инфекцияле авыруларга киртә була.

 Юкә чәчәген татлы ис белән эфир майлары тәэмин итә һәм тынычландыр­гыч йогынты ясый.

 Ул тирләтү, үт суы куу, ялкынсынуга каршы тору, температура төшерү сыйфатларына ия. Төнәтмәләренең һәркемгә сихәте бар, йөкле хатын-кызлар да куллана ала. Юкә чәчәге картаю процессын тоткарлау, тыр­нак һәм чәчләрне ныгыту өчен косметологиядә кулланыла.

Гүзәл затларыбызның хәлен климакс чорында җиңеләйтә, хәтта җитди хатын-кыз авыруларын кисәтергә булыша. Ә ирләр өчен юкә ботагын яндырган көлне кулланалар. 2 ч.к. көлне бер стакан кайнар суга салып болгаталар һәм иртән эчәләр. Бу простатиттан профилактик чара булып тора һәм аны ай саен бер атна дәвамында кулланырга кирәк.

Барлык файдалы сыйфатларына карамастан, юкә чәен даими эчәргә ярамый. Юкса, күкрәгегездә авырту, тахикардия һ.б. барлыкка килүе бар. Аллергиягә тиз бирешүчән кешеләргә дә сак булырга киңәш ителә, чөнки юкә чәчәге баллы үсемлек. 

"Яшел Үзән" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев