Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Май аенда яшел тәмләткечләрдән нәрсә утыртырга?

Яхшы уңыш алу өчен, бик күп бакчачылар ай календарена күз сала. Май аеның башы, уртасы һәм ахырында нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне, чәчәк һәм яшел тәмләткечләрне утыртырга, шулай ук, орлыкны түтәлгә чәчү, үсентеләрне ачык һавага чыгару өчен әйбәт көннәр турында агроном киңәшләре

Ай календаре буенча утырту

Календарьны ай фазаларына карап төзиләр. Ул орлык чәчү я утырту өчен кулай көннәрне күрсәтә, кайсы вакытта бакча эшләре белән шөгыльләнергә, ә кайчан ял итәргә икәнлеген белергә ярдәм итә.

Ай фазасының бакча эшләренә тәэсире:

* Яңа ай туганда (баштагы 3 көне) – ни дә булса утырту яки күчереп утырту ярамый торган көннәр;

* Үсүче ай – җимешләре җир өстендә өлгерә торган үсемлекләрне утырту өчен кулай вакыт, бу – җиләк, җиләк-җимешләр, кайбер яшелчәләр, чәчәкләр һ.б.

* Тулган ай (барысы 2 көн) – чүп утау, ашлама кертү, зарарлаучы бөҗәкләр һәм чирләрдән эшкәртү өчен әйбәт.

* Кимүче ай – энергия түбән таба, җиргә юнәлгән вакыт. Бу чорда суганчалар, тамыразыклар утырту яхшы.

Укроп

Хуш исле укропны хуҗабикәләр салатка да, кайнар ризыкларга да, кышка тозлыйсы- маринадлыйсы яшелчәләргә да салалар. Яфракларын һәм орлыгын киптерәләр, шулай ук, кышын да хуш исле, яңа өзеп алган кебек булсын өчен туңдыралар да.

Петрушка

Петрушканың төп иң киң таралган төре – икееллыклар, ди Альбина Петрова. «Яшь яфраклар көчле һәм сәламәт булсын өчен, туфракны минераль һәм органик ашлама белән тукландыру кирәк. Урыны кояшлы һәм җылы булсын. Вакытында су сибәргә, утарга, җирне йомшартырга кирәк», – дип киңәш итә агроном.

Салат

Салат – бик күп төрле культура. Яфраклы, кәчәнле, спаржа кебек, кресс-салат, рукола, кытай һәм пекин кәбестәсе, фриссе – бу төр үсемлекнең «иң якын туганнарының» бу әле берничәсе генә.

Шпинат

Шпинат орлыклары тиз үсә. Яхшы үссен өчен, аны уңдырышлы туфрак, дым белән тәэмин итәргә, җирне йомшартып торырга кирәк.

"Интертат" сайтыннан

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев