Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Организмга зыян салмый торган джинса сайлау серләре

Үзеңә килешле джинсы чалбар сайлау серләренә тукталып үтик.

 Кыеграк урнаштырылган кесәлесе, турысына караганда, арт санны зуррак күрсәтә.

Арткы кесәләре арасына игътибар итегез: никадәр зуррак булса, ботлар шуның кадәр киңрәк күренә.

Кесәләренең зурлыгын үлчәмегезгә карап сайлагыз: кечкенә кешене зур кесә бизәми. Зур гәүдәле кешегә исә, киресенчә, кечкенә кесә килешми.

Чалбарның арткы ягындагы өстәп тегелгән кисәк «кокетка» дип атала. Аның җөе туры яисә V хәрефе рәвешендәрәк була. Кокеткасыз джинсылар да бар.

Турысын түгел, ә нәкъ менә V рәвешлесен сайлап алу отышлы. Арт санны, ботларны ничектер җыебрак, матуррак күрсәтәчәк ул.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев