Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Пешкән ипи матур булып күренсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? (файдалы киңәшләр)

Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пе­шеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.

Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.

Аш пешерүчеләр, зур ит кисәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында “ял иттерергә” киңәш итә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә та­ралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.

Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш кашыгы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.

Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен, аларга ,пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашы­гы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм, сироп барлыкка килгәнче, газ өстендә җылытыгыз.

Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмашты­ра ала.

"Бавлы-информ"

Фото: Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев