Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Пиротехника. Куллана беләбезме?

Яңа ел бәйрәмен һәркем зарыгып көтеп ала. Балалар аңа бигрәк тә шатлана. Ни кызганыч, еш кына бәйрәм кайгы төсе ала. Пиротехникадан дөрес файдаланмау, саклык кагыйдәләрен тупас бозу пешү, кул-күзгә зыян килү, фатирларда янгын чыгу, хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа да бәйрәм кәефен бозмас өчен, пиротехника кулланганда аеруча игътибарлы булу...

Яңа ел бәйрәмен һәркем зарыгып көтеп ала. Балалар аңа бигрәк тә шатлана.

Ни кызганыч, еш кына бәйрәм кайгы төсе ала. Пиротехникадан дөрес файдаланмау, саклык кагыйдәләрен тупас бозу пешү, кул-күзгә зыян килү, фатирларда янгын чыгу, хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа да бәйрәм кәефен бозмас өчен, пиротехника кулланганда аеруча игътибарлы булу сорала.


Пиротехниканың барлык төре дә урамда гына куллану өчен ясалган.
Фейерверк өчен иң яхшы урын - зур һәм ачык мәйдан. Бер генә кеше дә ракетаның кайсы якка очып китүен әйтә алмый. Якын -тирәдә кеше булырга тиеш түгел. Тамашачылар 30-50 метр ераклыкта торырга тиеш.
- пиротехниканы секундына 5 метр тизлектә җил булганда кулланырга ярамый;
- салютны өйдә, фатирда, офиста, балконнан җибәрү тыела;
- тулысы белән янып бетмичә, пиротехника янына якын килергә киңәш ителми;
- куллану вакыты чыккан пиротехниканы балалар кулына бирү катгый тыела.
Йортыгыз кечкенә икән, кечкенә петардалар кулланыгыз, өйдә ракета җибәрүдән сак булыгыз.
Иң мөһиме: барлык пиротехник продукцияне бары тик махсус кибетләрдән генә сатып алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев