Помидор үсентеләренә, ныграк үссен өчен, йод эремәсе сибәләр.
3 л суга 1 тамчы йод тамызырга, эремәне үсентенең төбенә сибәргә.
Йодлы эремә белән тукландыруны үсентеләрне бакчага чыгарып, помидорлары үсә башлагач, тагын бер кат кабатларга мөмкин.
Помидор эре булып үсә, чирләргә бирешми, йод помидорны фитофторадан да саклый.
фото: Лениногорск яңалыклары, архив
Нет комментариев