Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган предметлар

Белгечләр кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган предметлар исемлеген төзегән. Исемлектә беренче урында теш щеткасы тора.

 

Галимнәр, аны кимендә өч айга бер алыштырырга куша. Әгәр кеше, әйтик, салкын тиеп авырган икән, теш щеткасын авыруның билгеләре күренүгә үк алыштырсагыз яхшы. Елына бер тапкыр булса да яңа тарак алырга кирәк. Аны һәр атна юарга онытмагыз.
Өйдә кия торган башмакларның «гомере» – ярты ел. Әгәр кеше гөмбәчек авыруын йоктырган икән, дәваланганнан соң, элеккеге башмакларыгызны кисәгез, кабат чирләргә мөмкинсез.

Савыт-саба юа торган губка – инфекцияләр оясы. Аны атна саен алыштырып торырга киңәш итә белгечләр. Германия галимнәре үткәргән тәҗрибә буенча губкада хәтта менингит, сепсис китереп чыгарырга сәләтле бактерияләр яшеренгән икән. Белгечләр шулай ук сигез елга бер тапкыр – матрасны, мендәрләрне өч елга бер алыштырырга киңәш итә.

Фото - Pixabay.com

 http://muslumirc.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев