Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сырганакның файдасын күрик

Башыбызны сырганак шампуне белән юсак, чәч сынмас, кибеп корымас, коелмас, тамырлары сәламәтләнер, ныгыр. Нәтиҗәдә, чәчебез табигый рәвештә җемелдәп торыр, башыбыз кавыкланмас.

Көн саен бер чынаяк сырганак морсы яки сырганаклы чәй эчәргә гадәтләнсәк, иммунитетыбыз ныгуы өстенә, күз күремебез сизелерлек яхшырыр, яшебез олыгаюга бәйле җыерчыклар азрак пәйда булыр, бавырыбыз чистарыр, кан составыбыз әйбәтләнер.

Сырганак җимешләрен даими ашасак, кан тамырларыбыз чистарганга күрә, үпкә һәм йөрәк эшчәнлеге табигый рәвештә җайга салыныр, шунлыктан, үпкә ялкынсынуы, инсульт, инфаркт кебек авыр чирләр янамас.

Әлеге күркәм гадәт безне ашказаны җәрәхәте һәм яман шеше кебек замана афәтләреннән саклап калыр.

Шунысын истә тотыйк: аеруча кышкы чорда, витаминнар, микроэлементлар кытлыгы аркасында, күп авырулар котырына, безнең гомерне кыскарта, сызлануларга дучар итә. Сырганакны бу чорда куллану аеруча мөһим.

Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк. 

"Саба таңнары" сайты

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев