Табиб нинди очракта чипсының файдалы булуын әйткән
Катлаулы шартларда калория алу мөмкинлеге бирә.
Чипсы туристлык походында, башка ризык булмаган очракта, организмны кирәкле калория белән тәэмин итә ала. Табиб-диетолог Наталья Мизинова “NEWS.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Белгеч әйтүенчә, катлаулы шартларда бер кап ризык, тиз генә тамак ялгап, калория алу мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, чамасын белеп кулланганда, тәменнән канәгатьлек хисе алуга ярап тора.
Мизинова басым ясап әйткәнчә, чипсыда зарарлы майлар (трансжир) һәм химик матдәләр бар. Алар симерүгә китерергә, ашказанына кырын сугарга ясарга мөмкин. Шуңа күрә белгеч бу продуктны бик сирәк очракларда гына кулланырга киңәш иткән.
фото: нейрочелтәр ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев