Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Теплица өчен помидорның нинди сортларын сайларга?

Тәҗрибәле бакчачылар теплицада помидорның индетерминант типтагысын үстерәләр.

Помидорлары эре, итләч һәм бик тәмле була. Аеруча җәйге салатлар, бутербродлар өчен яхшы алар. Индетерминант типтагы помидорлар 2 метрга кадәр үсә, аның артык сабакларын кисеп, 1-2 сабак кына калдыралар.

Әлбәттә, һәр бакчачының үзенең яраткан сортлары була. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучылар теплицада “Розовая мечта”, “Орлиное сердце”, “Батяня”, “Бакинский великан”, “Розовый гигант”, “Сахарный гигант”, “Гигант лимонный”, “Желтый гигант”, “Уральский гигант” кебек сортларны үстерә ала. Аларның помидорлары эре, итләч була һәм уңышны да күп бирә.

Вак помидор яратучыларга “Клубничка”, “ Финик сибирский”, “Синяя гроздь”, “Черная гроздь”, “Детская радость” сортларын утыртырга мөмкин. Алар ашарга да тәмле, табындагы ризыкларны бизәү өчен дә бик матур.

"Кызыл таң" сайтыннан

Фото: "Лениногорск-информ" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев