Әлеге эремә кафель плиткасы өчен яхшы, бернинди таплар калдырмый.
1 стакан җылы суга 1 кечкенә кап (15 г) лимон кислотасы кушарга. Әлеге эремәгә манылган салфетка белән плитканы юарга һәм чиста су белән чайкарга кирәк.
Бик нык пычранган плитканы аш серкәсе белән чистарта аласыз. Пульверизатордан 9 %лы аш серкәсе сиптереп, 10 минут тотарга һәм йомшак чүпрәк белән сөртергә. Аш серкәсе тапларны гына чистартып калмый, күгәрек гөмбәчекләренә каршы да нәтиҗәле чара.
Чыганак: http://tuganaylar.ru
Нет комментариев