Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 февраль - 7 февраль атнасына йолдызнамә

Кучкар Сезнең өчен бу атна бик күңелле буачак. Уртак проект берләштергән яки сезнең кебек үк кызыксынулы кешеләр төркеме белән аралашырсыз. Бергәләп уртак уңыш өчен тырышачаксыз, шуңа күрә дә бу атнада тынгысыз. Мондый җитез темпта эшләү сезгә ошый. Күзләрегездә җинүчеләргә хас булган очкын барлыкка киләчәк.


Үгезбозау
Бу арада сез якын кешегезнең тормышы өчен борчылачаксыз. Аның финанс белән бәйле зур мәшәкатьләре килеп чыгачак. Аңа ярдәм итәр өчен тырышырсыз, хәтта җыеп барган акчагызны да кызганмассыз. Башка өлкәләргә килгәндә, сезне чагыштырмача тыныч атна көтә. Куйган максатларыгызга ирешү бераз соңрак мөмкин булачак.

Игезәкләр
Бу атнада сез иҗади башламнарыгызны дәвам итәчәксез. Карьерагыз әкренләп үсүгә таба барачак, ә шәхси тормышта гаҗәпкә калдырырлык вакыйгалар булачак. Интернет аша бик матур романтик хисләр бәйләнеп китүе ихтимал, чынбарлыкта очрашу исә бу мөнәсәбәтләрне ныгытып җибәрәчәк.

Кысла
Төгәлләмәгән эшләрне йомгаклап, кирәкмәгәннәреннән арынырсыз. Мондый “ревизия” рухи яктан ирекле, иртәгесе көнгә ышанучан һәм чын-чынлап бәхетле кеше булу өчен кирәк. Моның өчен эшне алмаштыру, үзенең гамәлләре белән күңелегезне кайтарган дуслар белән араны өзү яки өметсез мөнәсәбәтләрне туктатырга кирәк булыр.

Арыслан
Бу вакыт аралыгында сез башкаларга ярдәм итәргә ашкынып торырсыз, иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтә алырсыз. Шул ук вакытта үзегезне, шәхси тормышыгызны да онытмаячаксыз. Яңа гына мөнәсәбәтләр бәйләнеп киткән кешегез сезгә бик игътибарлы булачак, сөйгән ярыгыз белән низаглар юкка чыгачак.

Кыз
Сезгә җитди гаилә проблемасын хәл итәргә туры киләчәк. Туганнарыгызны акча җитмәүдән азат итү өчен икенче эшкә урнашырга, яки өстәмә эш табарга тырышырсыз. Атна ахырларына салкын тидерүегез бар, ләкин аны халык ысуллары белән дә җиңеп булыр. Киеренке графикта ял итү, хәл алу өчен дә вакыт табарга кирәк.

Үлчәү
Бу атнаны изге эшләргә багышлау теләге туачак. Балалар белән бергә кошлар өчен җимлек ясарсыз, карт күршегезгә ярдәм итәрсез, ә бәлки, йортсыз калган хайваннар приютына барырсыз. Эштә дә сез хезмәттәшләрегезгә ярдәмгә ашкынып торырсыз. Сезнең игътибар җитмәгән бердән-бер кеше ул сезнең икенче яртыгыз булыр. Ул кылган гамәлне гафу итә алмассыз.
Чаян
Яшерен сәләтләрегезне күрсәтү мөмкинлеге туачак. Бу атнада сезгә киң күзаллау һәм стандарт булмаган фикерләү кирәк булыр. Көтмәгәндә үзегез өчен ачкан талантыгыз яңа кызыклы шөгыльгә әверелергә мөмкин. Шәхси тормышта һәм финансларга бәйле барлык сорауларда бу атна бик тыныч булачак.

Укчы
Укчыларны бик күп яңа танышулар көтә. Сез аралашкан кешеләрнең бер өлеше ихластан сезнең талантларыгыз, юмор хисегез белән сокланса, икенче өлеше ачыктан-ачык көнләшергә мөмкин. Моны сез башта ук аңлап алмаска, хәтта ул кешегә серләрегезне дә чишәргә мөмкин. Бәхеткә каршы, сезнең турыда гайбәт тарата башлаганчы, сез аның белән араны өзәчәксез.

Кәҗәмөгез
Финанс өлкәсендә сезгә саграк булырга кирәк. Әгәр дә капиталыгызны югалтырга теләмисез икән, яңа проектларга алынмагыз, шикле авантюралардан баш тартыгыз. Матди як көтеп тә тора ала, ә менә шәхси тормышны кичектереп булмас. Низаглар килеп чыккан икән, тизрәк хәл итәргә тырышыгыз.

Сукояр
Гаиләгә ярдәм итәм дип, якыннарыгызга артык күп игътибарыгызны сарыф итәчәксез. Вакытыгызны сездән башка да җайлы гына хәл ителә торган сорауларга багышлап, эчке потенциалыгызны әрәм итәчәксез һәм атна ахырларында хәлсезлек тоячаксыз. Аннан котылу өчен табигатькә чыгып ял итү, шулай ук иммунитет өчен профилактик чаралар күрү яхшы булыр.

Балык
Сезне карьерада зур уңыш һәм керемнәрнең артуы көтә. Ниндидер серле очраклылык аркасында сез хезмәт баскычы буенча күтәрелеп китәчәксез. Ничек кенә булса да, үзгәрешләрдән канәгать булырсыз. Ләкин шәхси тормышта берникадәр борчулар булырга мөмкин. Ошатып йөргән кешегез вакытлыча китеп торачак, бу аерылу сезгә бер газап булып тоелачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев