20 яшьлек кыз балалар бакчасында мылтыктан аткан
Красноярск шәһәрендә була бу хәл. 20 яшьлек кыз балалар бакчасында мылтыктан ата.
Хәзерге вакытта кызны тоткарлаганнар, тикшерү эшләре бара, җинаять кылу эше кузгатырга торалар.
20 яшьлек кыз балалар бакчасына эшкә урнашырга килә. Ләкин аны эшкә алмыйлар. Шуннан соң, ул ачу итәм дип, сумкасында булган мылтыкны чыгара һәм стенага атып җибәрә. Шунда эшләүче бер хатын-кыз аны тиз арада туктатып өлгерә. Полициягә хәбәр итәләр. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк.
https://prokazan.ru/news/view/156469 сайтыннан алынды
https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев