Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2022 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 117 «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды

2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Чаллыда 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелде. Бу эшләргә 2,3 миллиард сумнан артык акча тотылды. Тагын бер гомуми белем бирү оешмасын – Тукай районының Шилнәбаш авылындагы мәктәпне быел төзеп бетерәчәкләр. 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелешенә узган ел 62,7 миллион сум юнәлдерелде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Үткән ел республикада 117 «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге, «Кванториум» балалар технопаркы һәм «IТ-куб» балаларга цифрлы белем бирү үзәге ачылды. Бу проектларны тормышка ашыру 216 миллион сумга төште.

Цифрлы белем бирү мохитен кертү өчен, мәгариф оешмаларының матди-техник базасын яңарту эшләре дә дәвам итә. Бүленгән финанслар (80,3 миллион сум) исәбенә, алар 1186 берәмлек компьютер һәм оештыру техникасы белән тәэмин ителде.

Моннан тыш, һөнәри белем бирү оешмаларындагы остаханәләргә 58,8 миллион сумга 402 берәмлек җиһазлар кайтарылды.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

"Татар-информ" сайтыннан

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X