Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2023 елның 1 сентябреннән югары уку йортларында тарихны өйрәнү мәҗбүри булачак

Россиянең югары уку йортларында тарихны өйрәнү 2023 елның 1 сентябреннән мәҗбүри булачак, аңа кимендә 144 сәгать вакыт биреләчәк. Бу хакта Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы сайты хәбәр иткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Фән һәм югары белем министрлыгы хәбәр итүенчә, бакалавриат һәм специалитет дәрәҗәсенең барлык белгечлекләре һәм юнәлешләре буенча белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертелә. 2023 елның 1 сентябреннән барлык югары уку йортларында тарихны өйрәнү мәҗбүри. «Россия тарихы» модуле кимендә дүрт зачет берәмлеге яки 144 сәгать күләмендә кертелә. Шул ук вакытта тарихны өйрәнүнең көндезге уку форматына 80 проценттан да ким булмаган вакыт бирелергә тиеш. Тарихны дистанцион һәм читтән торып өйрәнү уку вакытының 20 процентыннан артмаска тиешлеге әйтелә.

«Югары уку йортларында Россия тарихын өйрәнүгә зур игътибар тарихны фальсификацияләүнең теләсә кайсы чагылышында каршы торырга, студентларда патриотлык, гражданлык хисе, буыннар хәтеренә хөрмәт, ил язмышы өчен җаваплылык тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк», – диелә Фән һәм югары белем министрлыгы хәбәрендә. ТАСС шундый өзек китерә.

https://vatantat.ru/2022/10/94064/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X