Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

2025 елда ятим балалар Дәүләт торак фондыннан 450 фатир алган

Узган 2025 елда «ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар дәүләт хисабына 450 бер бүлмәле фатир алган.

Бу «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсен – гражданнарыбызны торак белән тәэмин итүне арттырырга мөмкинлек бирде.

Ятим балаларга яшәү өчен тулысынча әзер булган торак ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән йортларда бирелде.

Барлык фатирлар да сантехника, электр яки газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.

2013 елдан башлап ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды «ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасын үтәү кысаларында ятимнәргә 5796 фатир тапшырган.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев