2025 елда мөселман бәйрәмнәре
Көннәрне билгелибез.
2025 елда мөселман бәйрәмнәре
2 гыйнвар – Рәгаиб кичәсе. Пәйгамбәребезнең әтисе белән әнисе никахлашкан көннәре.
26 гыйнвар – Мигъраҗ кичәсе. Пәйгамбәребезнең җиде кат күккә ашуы белән бәйле.
13 февраль – Бәраәт кичәсе. Гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели
1 март – Рамазан ае башлана.
26 март – Кадер кичәсе. Коръәннең пәйгамбәребез Мөхәммәдкә иңдерелә башлаган кичәсе. Ул мең кичәдән дә хәерлерәк.
30 март – Ураза гаете. Рамазан ае тәмамланды.
5 июнь – Гарәфә көне. Корбан бәйрәменнән алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла.
6 июнь – Корбан гаете. Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Мөселманнар бу көнне корбан чалалар.
5–9 июнь – Тәкъбир әт-Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә һәр намаздан соң тәкъбир (Аллаһны мактау) әйтелә.
26 июнь – Һиҗри буенча 1447 ел башлана.
5 июль – Гашура көне. Бу көндә ураза тотучыларның дога-теләкләре кабул ителә, узган елгы гөнаһлары гафу ителә.
3 сентябрь – Мәүлид Ән-Нәби. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) дөньяга килү вакыты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев