Сәламәтлек саклау
Быел - 2026 елда Лениногорск районында 65 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрне медицина учреждениеләренә илтү проекты дәвам итәчәк.
2025 елда әлеге проектта 1000нән артык кеше катнашкан.
Бу мөһим һәм кирәкле эшне Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оештыра.
Район авылларында яшәүче өлкән яшьтәгеләр:
Диспансеризация уза
Флюорография үтә
маммография
вакцинация ясата.
Кабул итүне табиб-терапевтлар һәм тар белгечләр алып бара.
Әлеге проект ярдәмендә азмобильле кешеләр үз сәламәтлекләрен даими күзәтеп тора ала.
фото: Исток-Башлангыч
Нет комментариев