Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

8 февраль - 14 февраль атнасына йолдызнамә

Кучкар Әгәр дә моңарчы булдыра алмаслык кебек тоелган нәрсәләргә ирешә башласагыз, бер дә гаҗәпләнмәгез. Бу бигрәк тә һөнәри эшчәнлеккә кагыла. 12 сеннән алып 14 февральга кадәр яхшы гына финанс керемнәре көтелә. Аларны үзегезгә түгел, якыннарыгыз өчен сарыф итегез. Меңе белән әйләнеп кайтачак!

 


Үгезбозау
Романтик кәеф рухы бу атнада гел сезне озатып барачак. Сезне ошатып йөргән кешеләрдән бүләкләр, матур сүзләр кабул итәргә әзер торыгыз. Хәзерге вакытта зур эш башларга, җитди килешүләр төзергә киңәш ителми. Вакытны күптәннән хыялланганча, тәнегез һәм җаныгыз өчен файдалы итеп үткәрсәгез яхшырак булыр.

Игезәкләр
Бераз туктап алырга вакыт. Бу атнада югарыдан килгән берәр билге көтегез. Иң мөһиме – аны дөрес итеп аңлау һәм кабул итү. Якыннарыгыз белән низаглар килеп чыгуы ихтимал, алар шактый озакка сузылыр. Дөреслекнең сезнең якта булуын белеп тә, каты бәрелмәгез. Киләчәктә бу сезгә файдага булачак.

Кысла
Вак-төяк кебек күренгән нәрсәләрне дә игътибардан читтә калдырмагыз. Нәкъ менә алар сезне уңышка китерә ала. Эштә хезмәттәшләрегез белән азрак аралашырга тырышыгыз. Алар әлегә сезгә карата бик үк яхшы мөгаләмәдә түгел. Юлларда саграк булырга кирәк. 11 февраль көнне гомумән дә руль артына утырмаска киңәш итә йолдызлар.

Арыслан
Барлык көнкүреш сорауларын хәл итәргә тырышыгыз. Бу чор ремонт өчен бик тә кулай. Күбрәк китаплар укыгыз, үзегез өстендә эшләгез. Бу вакыт аралыгы үз-үзеңне үстерү, камилләшү өчен бик яхшы. Моннан тыш, йолдызлар яшәү темпларын бераз киметеп, ял итүне, йокыны озынайтырга мөмкинлек табарга киңәш итә.

Кыз
Әгәр дә сезгә 12-14 февраль көннәрендә кызыклы тәкъдим килеп ирешсә, аннан баш тартмагыз. Якын кешегез сезне шаккатырырга мөмкин, ләкин яхшы яктан түгел. Кызмагыз, карарны тыныч итеп, салкын баштан кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Бу вакыт аралыгында сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга кирәк.

Үлчәү
Үз-үзегезне бәяләү төшә бара. Аны киресенчә күтәрергә вакыт! Матурлык салонына барыгыз, дуслар белән очрашыгыз, мөмкин икән, яңа мөнәсәбәтләр башлагыз. Хәзерге вакытта акчаны юкка-барга әрәм итмәскә тырышыгыз. Йолдызлар арканы сакларга кирәклеге турында да кисәтә.

Чаян
Әгәр дә сезгә карата начар мөгаләмәдә булган кешеләр килеп чыкса, аларга каршы торырга әзер булыгыз. Үз фикерегездә торырга курыкмагыз, хәтта бу җитәкчеләрегез белән нигазга китерсә дә. Финанс авырлыклары булырга мөмкин, ләкин сез аларны җиңеп чыгачаксыз. Ә менә мәхәббәт өлкәсендә алай дип әйтеп булмый. Аралар бозылырга мөмкин.

Укчы
Сезгә кая да булса барып ял итәргә, иң яхшысы – сәяхәткә чыгарга кирәк. Иң мөһиме, өйдә калмагыз. Бу хәзерге вакытта бик мөһим. Әгәр дә сезгә ярдәм сорап килсәләр, ипләп кенә баш тартырга тырышыгыз. Ә менә балаларыгызга карата игътибарлырак булырга кирәк. Мөһим нәрсәләрне күз уңыннан ычкындырмас өчен, тәртипләрен күзәтегез.

Кәҗәмөгез
Эштә сезне бетмәс-төкәнмәс бурычлар көтә. Аларны вакытында эшләп чыгар өчен өй мәшәкатьләре турында онытып торырга кирәк булыр. Гаиләле кәҗәмөгезләргә юл куярга өйрәнергә киңәш ителә. Кире очракта гаиләдәге низаглар озакка сузылачак. Ялларда шәһәрдән читкә чыгып ял итү яхшы булыр.

Сукояр
Хәзерге вакытта тискәре эмоцияләрне җыеп бару кирәкмәс. Аларны ничек тә чыгарырга кирәк, ләкин якыннарыгызга түгел. Үз-үзегезне ничек хис итүгә аеруча игътибарлы булыгыз. Күбрәк ял итегез. Әлегә спорт белән шөгыльләнү яки диета тоту киңәш ителми. Сезгә рухи яктан да, физик яктан да ял кирәк.


Балык
Сәламәтлеккә бәйле теләсә-кайсы тикшерүләр хәзер бик файдалы, информатив булачак. Аларны үтәргә тырышыгыз. Эш урыныгызда барысын да вакытында башкарырга кирәк, эш күп җыелса, аны аралап бетерү бик авырга туры килер. Шулай да, артык киеренке халәттә эшләмәгез, чөнки нәтиҗәдә гел дә рәттән чыгу куркынычы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев