Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталын алучылар өчен

Ана капиталыннан айлык түләүләрне билгеләүнең гаризасыз тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр озайтыла.

 

Исегезгә төшерәбез, керемнәр турында гариза һәм документларны өч тапкыр тапшырырга кирәк, чөнки түләү бала 1 яшькә, 2 яшькә, ә аннан соң 3 яшькә кадәр вакытка билгеләнә. Яңа закон бу тәртипне туктата, шуңа күрә түләүләр документлар тапшырмыйча гына башкарылачак. Мәгълүмат булган очракта, ПФРның территориаль органнары гаиләләр белән элемтәгә үзе керә һәм ана капиталыннан айлык түләүне озайту турында килешү акты төзи.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, айлык түләү сорап мөрәҗәгать итү беренче тапкыр булса, керемнәр турында мәгълүматларны Пенсия фондының клиент хезмәтенә тапшырырга кирәк булачак.

    «2020 елның июненнән айлык түләүләрне рәсмиләштергәндә керемнәрне исәпкә алу тәртибе үзгәрде: элегрәк тә керемнәр турындагы мәгълүматларны 12 ай эчендә тапшырырга кирәк, әмма бу чорны исәпкә алу гариза бирелгән көнгә кадәр 6 айдан башлана», – дип искәртте Татарстан Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Вафин.

Ана капиталыннан айлык түләү алу өчен гаризаны ПФР сайтында шәхси кабинетта электрон рәвештә (pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru), шулай ук алдан язылу буенча Пенсия фонды бүлегендә яки Күп функцияле үзәктә алдан язылу буенча бирергә була.

 http://yashel-uzan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев