Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылда яшәүче гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен ярдәм алу мөмкинлеге бар

Субсидия торак йорт төзү яки сатып алу өчен бирелә.

 «Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм торак йортлары тирәләрен төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру» программасы кысаларында авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту өчен 2021 елда 42,3 млн сум бүлеп бирелгән, бу 2,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырырга һәм 32 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2020 елдан гамәлгә ашырыла торган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы авыл халкын һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыруны һәм үстерүне һ.б.ларны күздә тота.

Программада авыл территориясендә яшәүче һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә яки социаль өлкәдә кимендә бер ел эшләүче, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган, шулай ук торак төзү (сатып алу) өчен исәпләнгән бәянең кимендә 30 процент күләмендә үз һәм (яки) заем акчалары булган гаилә яисә Россия Федерациясе гражданы катнаша ала.

Субсидияләр торак йорт төзү яки сатып алу (торак төзелеш объектын булыру) өчен бирелә. Аның күләме торак бәясенең 70 процентына кадәр тәшкил итәчәк, ул федераль һәм республика бюджетлары акчалары исәбеннән бирелә.

Социаль түләүне куллану шарты — граждан социаль түләү акчалары исәбеннән торак төзелгән яки сатып алынган авыл территориясендәге бер эшчәнлек өлкәсе оешмаларында социаль түләү алганнан соң кимендә 5 ел хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлеген дәвам итәргә тиеш.

Дәүләт программасы турында тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми интернет-сайтында www.agro.tatarstan.ru  «Актуаль мәгълүмат», «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү», «Дәүләт программасы», шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районы Башкарма комитетында танышырга мөмкин, диелә. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев