Киләчәгебез – балалар кулында. Ни кызганыч, бүген әлеге буын аксый.
Бала тәрбиясе хакында Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык – «Ватаным Татарстан»
– Рөстәм хәзрәт, бала тәрбияләү динебездә нинди урын алып тора?
– Тәрбия ислам динендә мөһим урынны били. Ул хатын-кыз тарафыннан бала корсакта вакытта ук бирелә башларга тиеш. Динебездә моны «карын тәрбиясе» дип атыйлар. Булачак ана Коръән аятьләре укыса, вәгазьләр тыңласа, хәрамнән тыелса, йөрәк астындагы бала яхшы тәрбия алыр. Бала тугач, аңа иң элек азан ишеттерергә кирәк. Азан укып, баланың уң колагына исем кушыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сабыйларыгызның телен «Лә иләһә илләллаһү» сүзләре белән ачыгыз», – дигән. Ягъни исем кушканда ук аның уң колагына – азан, сул колагына камәт әйтеп, сабыйны тәрбияли башлагыз.
Тугач та, «әле балабыз кечкенә, ул аңламый» дип, аның каршында исерткеч эчемлекләр эчеп, кәрт сугып утырырга түгел, ә аңа яхшы тәрбия бирү белән шөгыльләнергә кирәк. Моның өчен аның белән аралашырга, кечкенәдән үк аңа динебез хакында сөйләргә, бишек җырларын көйләргә кирәк.
– Ахырзаман җитәр алдыннан ана үзенә патша алып кайтыр, диләр. Бу баланың гаиләдә өстенрәк булуына ишарә түгелме?
– Чыннан да шулай. Элегрәк гаиләдә ата – баш, хатын муен ролен үтәде. Ата белән ана яхшы яшәсә, баласы да яхшы яшәде. Хәзер барыбыз да бала дип бөтереләбез. Аныкы яхшы булсын, ул гына тәмлене ашасын, дибез. Гаилә башлыгы тишек оекбаш кигән, әмма баласына алтын йөгертелгән аяк киеме алганнар. Менә бу – чыннан да, ахырзаман билгеләренең берсе. Шуңа ияләнеп бала да ата-анасы белән патшадай сөйләшә башлый. Миңа яхшы телефон кирәк, миңа тәмле ризык кирәк, ди. Ата-ана «юк» димәгәч, ул алар белән идарә итәргә өйрәнеп үсә.
– Балаларны ничә яшькә кадәр тәрбияләргә мөмкин? Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми, дигән мәкаль бар. Баланы күкрәктән аергач, аны тәрбияләргә кирәкми дигән сүзме бу?
– Тәрбиянең яше юк аның. Гадәттә, 12 яшьтән соң баланың холкын үзгәртеп булмый, бары тик аңа юл күрсәтергә генә була, диләр. Ата-ана – бездән өлкәнрәк кешеләр. Кайчакта 80 яшьлек карттан да: «Их, әтием янда булса, менә моны сорар идем», – дигән сүзләр ишетергә мөмкин. Киңәш итү – тәрбиянең бер өлеше ул. Пәйгамбәребез (с.г.в.) баланы ике яшькә кадәр имезергә кушкан. Галимнәр дә ана сөтенең балага тәрбия буларак баруын дәлилли. Димәк, 2 яшькә кадәр бала шулай тәрбияләнә. Үсә барган саен, бала сүзләр аңлый башлый һәм сүз тәрбиясе ярдәмгә килә. Нәкъ менә шушы чорда бала күңелендә ислам диненә карата хөрмәт уяту мөһим. Яңа алып биргән уенчыкны бәреп вата икән, «Бу – исраф. Аллаһы Тәгалә андый гамәлне яратмый», – дип бәйләп аңлатырга кирәк. Бала башына «ярамый» дигән сүзне кертергә бурычлы ата-ана.
– Баланың нинди хаклары бар соң? Шуларны да искәртеп узсагыз иде.
– Бала тугач та ата-ананың иң тәүге бурычы – аңа хәерле исем кушу. Икенче хак – ир баланы сөннәткә утырту. Өченчесе – балага гакыйка корбаны чалу. Малайларга – ике, кызларга бер сарык чалына. Дүртенчесе – яхшы тәрбия бирү, аларны ашату, киендерү. Иң мөһим хакларның соңгысы – баланы хәерле кешегә өйләндерү яки кияүгә бирү.
фото: ИИ ярдәмендә
Нет комментариев