Казанда махсуслаштырылган сайтта 1948 елда чыккан «Москвич 400» раритет ретроавтомобилен сату турында белдерү урнаштырылган.
Автомобиль бик күптәнге булуына карамастан, аның йөреше нибары 12 мең километр тәшкил итә. Хуҗа машинаны 550 мең сумга бәяләгән.
Сатучы игътибарны автомобильнең уникальлегенә һәм җәлеп итүчәнлегенә юнәлтә, «Москвич 400» шәхси затларга сату өчен билгеләнгән беренче серияле совет автомобиле булуын ассызыклаган. Тасвирламада сатуга тәкъдим ителә торган автомобиль әлеге модельнең беренче чыгарылышына карый дип күрсәтелгән.
Нет комментариев