Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылымда сөлге җыялар ( +бик күп фотолар)

 Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йола. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр.


5 июньдә Мөэмин-Каратай авылында гаҗәеп гүзәл Сабантуй алды бәйрәме-сөлге җыю гөрләп узды.

Күз алдына китерегез әле менә: урамнан дугасына чиккән сөлгеләр уралган ат бара. Авылның җырчы ир-егетләре -гармунчылары Габидуллин Нәбиулла, Шәрифуллин Җәдит, Әхмәтшин Хаҗиморатлар, тальян гармунда өздереп уйныйлар, мәдәният йорты хезмәткәрләре Гыйльманова Лилия, Вәлиәхмәтова Лилияләр халкыбыз җырларын башкара.

Апалар, җиңгиләр, абыйлар, бабайлар кулларында Сабантуй бүләкләре. Әлбәттә, әлеге күңелле чара авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызының да тынгысыз, күркәм хезмәт нәтиҗәсе.

Сабантуй бүләкләре җыю тәмам, хәзер безгә гасырлардан килгән милли бәйрәмебез Сабан туен бергәләшеп, истә калырлык иттереп үткәрергә язсын!

Хөрмәтле авылдашлар, мөхтәрәм кунаклар! 13 июньдә каенлыктагы сабантуй мәйданы сезне милли бәйрәмебез Сабан туена чакыра!

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев