Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бакчада балтырган үсүгә юл куйган өчен 700 мең сумга кадәр штраф сала башларга мөмкиннәр

Депутатлар Россия Җир кодексына һәм Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр кертүне планлаштыра.

 

Хәтәр үсемлек – Сосновский балтырганына каршы көрәшү өчен 2024 елның 1 мартыннан Россия Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Бу хакта “Ведомости” газетасы яза.

Депутатлар үзгәрешләр кертүне һәм әлеге үсемлекнең таралуына юл куйган өчен штрафка тартуны тәкъдим итә. Тәкъдим хупланган очракта, гади кешеләргә – 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр һәм юридик затларга – 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф салачаклар.

Шулай ук Җир кодексына төзәтмәләр проекты карап тикшерүдә ята. Төзәтмәләр нигезендә “агулы үсентеләр” төшенчәсе кертелә. Сосновский балтырганы агулы гына түгел, бик тиз таралучан үсемлек тә: бер куагы 20 меңгә кадәр орлык бирергә мөмкин. Җир кишәрлегенең 50 процентын Сосновский балтырганы баскан очракта, җирдән файдалану тыела.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114200/

фото:  https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X