Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балигъ булмаган спортчыларга Олимпиадада катнашуны тыярга тәкъдим иттеләр

Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах әйтүенчә, балигъ булмаган балаларның уеннарда катнашуы мәсьәләсен барыннан да элек хәл итәргә кирәк.

 

Халыкара Олимпия комитетының (МОК) башкарма комитеты балигъ булмаган спортчыларның Олимпия уеннарында катнашуы турындагы мәсьәләне хәл итүгә кереште. Бу хакта җомга көнне матбугат конференциясендә Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр бар, бу өлкәннәр өчен үткәрелгән ярышларда балигъ булмаганнарның проблемаларына кагыла. Безнең башкарма комитет бу хакта уйлый башлады, ул фикер алышу һәм консультацияләр таләп итә», — диде Халыкара Олимпия комитеты президенты.

Аның сүзләренә караганда, әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуга Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) вәкилләрен дә, спорт төрләре буенча халыкара һәм милли федерацияләрне дә җәлеп итәргә кирәк.

Шул ук вакытта, Бах билгеләп үткәнчә, уеннарда катнашуның минималь яшен арттыру буенча карарны федерация вәкилләре кабул итәргә тиеш. «Без мондый фикер алышуны башлап җибәрәбез, аларга бу җәһәттән уйлар өчен азык бирәбез», — диде ул.

https://tatar-inform.tatar/news/sport/18-02-2022/balig-bulmagan-sportchylarga-olimpiadada-katnashuny-tyyarga-t-k-dim-ittel-r-5849654

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев