Баулы районында бронза гасыры курганы табылган
Комитет боерыгы белән ачыкланган объектның чикләре һәм саклау режимы расланды.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Баулы районының «Новозареченск бистәсе янындагы 1 нче Ялгыз курган» ачыкланган һәйкәлләр исемлегенә кертте. Белгечләр бәяләвенчә, өем хәзерге Татарстан территориясендә бронза чорыннан алып урта гасырларга кадәр яшәгән халыкларның матди мәдәнияте буенча кыйммәтле чыганак булып тора.
Археологик һәйкәл Кандыз елгасы үзәненнән 400 метр ераклыкта, Новозареченск бистәсе һәм Дмитриевка авылы арасында урнашкан. Курганның биеклеге ярты метр һәм диаметры тугыз метр булган таш-җир өеме яссы түгәрәк формада һәм дала үсемлекләре белән тыгыз капланган.
Курганның үзәгендә диаметры ике метр һәм тирәнлеге 0,3 метр булган түгәрәк иңкүлек теркәлгән.
Комитет боерыгы белән ачыкланган объектның чикләре һәм саклау режимы расланды. Аның территориясендә, археологик тикшеренүләрдән тыш, хуҗалык эшчәнлегенең теләсә нинди төрләре тыела.
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев