Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

“БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ КИНОДАГЫ КЕБЕК ЯРАТТЫК!” (республика басмасы безнең район кешеләре турында яза)

Тормышта шундый кешеләр була: алар белән аралашкан саен, үзеңә яхшы энергия аласың, эшләренә сокланасың, башкаларга үрнәк итеп куясың. Сүзем Лениногорск районы Сугышлы авылында туып-үскән Раушания апа Гаязова турында.

 

 

Сау-сәламәт кеше эш күплегеннән зарланса, ул аны, киресенчә, тиз һәм авырлыксыз башкара. Инвалид коляскасында утыра димәссең: чигә, бәйли, үрә, мендәрләр тегә, шәмаилләр ясый. Кул эшләренең ниндиен генә башкармый.

— Кечкенә вакытта тәпи атлаганмын, — дип башлады сүзен Раушания апа. — Соңрак, ни сәбәпледер, бөтенләй йөри алмас дәрәҗәгә җиткәнмен. Укытучылар өйгә килеп укытты. Башта — 8 еллык, аннары ничек итсәм иттем, кичке мәктәпне дә тәмамладым.

— Күз явын алырлык кул эшләре белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?
— VI-VII сыйныфта укыганда әйберләр бәйли, кулъяулыклар чигә идем. Армия сафларына китүче һәр егеткә диярлек кулъяулык чиктем. Соңрак катлаулы кул эшләренә керештем. Башмак, косынка, шәл, костюм, төрле кофталар — һәммәсен яратып бәйлим. Соңгы елларда кирәк әйберне заказ белән эшләтә башладылар. Шунысына бик сөенәм: боларның барысына үзлегемнән өйрәндем. Әнием Гөлчирә шәһәргә барган саен кул эшләренә өйрәткән журналлар, китаплар алып кайта иде. Хәзер интернет ярдәмгә килә. Әлбәттә, үз фантазиямне дә эшкә җигәм.

Тормыштан зарланган вакытлар буламы?
— Элегрәк пессимистик уйлар күп килә иде. Хәзер төшенкелеккә бирелмәскә тырышам. Үзем кебек инвалидлар белән актив рәвештә хат алышам. Танышларым Кукмара, Азнакай районнарында яши. Дусларым әз дип әйтмәс идем. Киңәш-табыш сорап килүче танышларым күп. Андый вакытта аларга ничек тә ярдәм кулы сузарга тырышам.
Бу дөньяда могҗизаларга, чынга ашмаслык хыялларга кемнәрдер бөтенләй ышанмый. Ә Раушания Гаязова гомер буе шуны көтә. Көннәрдән бер көнне ул йомыш белән авылдашы Алсуга шалтырата. Әмма телефонны аның туганы Атлас абый ала. Сөйләшеп китәләр. Ир-ат: “Икенче көнне кунакка килсәм буламы?” — дип сорый.
— Безнең мәхәббәт тарихы һинд киноларындагы кебек булды. Бер-беребезне тәүге күрүдә ошаттык. Атлас белән алты ел элек “Ихлас” мәчетендә никахыбыз булды. Бүген Лениногорскида яшибез. Атлас Себердә эшли иде. Хәзер мине ташлап, беркая китмим, ди (елмая). Районда эретеп ябыштыручы булып хезмәт куя. Алтын куллы. Үз торагыбызны алгач, ремонт белән ул шөгыльләнде. Мин кибетләрдән төзелеш материаллары сайларга булыштым. Фатирга җиһаз сатып алган вакытта хәйриячеләр бик ярдәм итте. Һәр көн туган саен аларга рәхмәт укыйм. Күптәнге хыялым да чынга ашты: хәзер махсус төймәле инвалид коляскам бар. Шунлыктан көне-төне фатирда дүрт дивар арасында гына ятмыйбыз.

Атлас абый кул эшләре белән шөгыльләнүегезгә ничек карый?
— Матурлыкны хәзер берничә ел бергәләп тудырабыз. Сәйлән белән беләзекләр ясый башладык. Шәмаилләр эшлибез. Катлаулы, матавыклы шөгыль. Ләкин аның белән утырган вакытта күңел була. Соңгы арада мендәр сүрүләре тегәбез. Әле күптән түгел тозлы камырдан эшләнмәләр ясарга өйрәндек. Тырышсаң, бик матур килеп чыга. Балаларга киемнәр дә тегәм. Күңел җылысы белән башкарган кул эшләрен якыннарыбызга бәйрәмнәрдә бүләк итәбез. Иң мөһиме — аны күңел рәхәтлеге алу өчен ясыйбыз. Шифаханәдә ял итеп кайткач, бу шөгыльгә тагын да ныклап керешәсең. Атлас та, сиңа булышкан вакытта бөтен борчулар онытыла, ди.


Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

"Ирек мәйданы"  газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев