Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биолог: Прививка ясатмаган кеше коронавирус кичергәндә ун елга картаерга мөмкин

Прививка ясатмаган пациент коронавирус белән авырганда ун ел дәвамында барган үзгәрешләрне ун көн эчендә кичерергә мөмкин. Молекуляр биолог, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Максим Скулачев Sputnik радиосына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Әгәр сез прививка ясатмагансыз һәм коронавирус белән авырып киткәнсез икән, сәламәтлек буенча ун ел дәвамында күзәтелергә тиешле „маҗараларны“ ун көн эчендә үк тоячаксыз. Ягъни бу бик тиз картаюга охшаган», — дип искәртте биолог.

Шул ук вакытта галим фаразлавынча, әлеге процесс билгеле бер дәрәҗәдә элекке хәленә кайтырга сәләтле. Скулачев ковидтан соңгы синдромны («ул картлыкның көтмәгәндә килүенә охшаган, әмма кешеләр аннан савыгып аякка баса ала») искә төшерде.

«Әлегә әйтергә иртәрәк, әмма әгәр савыга алгансың икән, тиз арада картаю кире юнәлеш алачак дип фаразларга нигез бар», — дип сүзен төгәлләде биолог.

Биолог коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләр организмында тиз картаю процессы азрак беленүен мондый пациентларда авыруның җиңелрәк формада узуы белән аңлатты. 

https://tatar-inform.tatar/news/health/06-02-2022/biolog-privivka-yasatmagan-keshe-koronavirus-kicherg-nd-ul-elga-kartaerga-m-mkin-5848775

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус