Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел «Земство докторы» программасы буенча 127 медицина хезмәткәре авылга эшкә кайтачак

2022 елда Татарстанда «Земство докторы» программасы буенча авыл җирлегендәге медицина учреждениеләренә 104 белгечне эшкә җәлеп итеп булган: шул исәптән – 83 табиб һәм 21 урта звено медицина хезмәткәрен. Быел да әлеге программа буенча тагын 127 белгечне авылга эшкә кайтарырга планлаштырыла – 97 табибны һәм 30 урта медицина хезмәткәрен, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Бер тапкыр түләнә торган компенсациянең күләменә килгәндә, табибларга – 1-1,5 миллион сум, ә фельдшерлар өчен ул 500-750 мең сумны тәшкил итә. Эшкә урнашканда компенсация алу өчен медицина учреждениесендә шундый вакант вазифа булырга тиеш.

Земство докторы» программасы турында тулырак мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының minzdrav.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтында («Эшчәнлек» бүлегендә «Министрлыкның идарәләре һәм бүлекләре» бүлекчәсендәге «Медицина белеме бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы» папкасында) урнаштырылган.

Татар-информ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев