Дамир Исламов белән хушлашудан фоторепортаж
Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовны соңгы юлга озаттылар. Украинадагы махсус хәрби операциядә гомере өзелгән яшь офицер белән хушлашу шәһәрнең Мәдәният сараенда узды.
Матәм чарасына бик күп халык килгән иде. Араларында олылар да, яшьләр дә бар.
Дамир Исламов Лениногорскида туып үскән. Шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә укыган. Казан танк училищесын тәмамлаган. Украинада махсус операция барышында аның экипажы, дошман белән тигезсез сугышка кереп, биш танктан дүртесен юк иткән. Алга таба һөҗүмгә барганда, Дамирның танкы дошман тубыннан шартлаган…
Өлкән лейтенант Дамир Исламовка хәрби бурычын үтәүдәге каһарманлыгы өчен үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйткәнчә, барлык Лениногорск халкы, шулай ук республика халкы Дамирның әти-әнисе, якыннары, туганнары белән бергә хәсрәт утында яна.
- Без Дамир Исламовның исемен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр кертербез. Әлбәттә, исемен мәңгеләштерәчәкбез, - диде Рәгать Хөсәенов.
Ильмира Гәрәева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев