Ел башыннан Лениногорскида яшәүчеләр электрон сертификатлар ярдәмендә 800дән артык техник тернәкләндерү чарасы сатып алган
2025 ел башыннан Лениногорскида яшәүчеләр электрон сертификатлар ярдәмендә 816 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган
Бу хакта Лениногорск Социаль фоныдының Клиент хезмәте хәбәр итә.
«Электрон сертификат – ул гражданнарга тернәкләндерү һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләү яки протез-ортопедия әйберләрен сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты. Сертификат банк картасы тәртибендә эшли: товар өчен гади сәүдә нокталарында да, онлайн-кибетләрдә тиз арада бернинди тоткарлыксыз түләп була», - дип аңлатты Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.
Бүген сертификатлар ярдәмендә, заказга эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне дә кертеп, 300 дән артык төрле тернәкләндерү чарасы сатып алырга мөмкин.
Сертификатны инвалидлыгы булган кешеләр, произвдствода зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар рәсмиләштерә ала. Сертификатта аның гамәлдә булу вакыты, сертификат ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган тернәкләндерү эшләнмәләренең төрләре һәм саны турында мәгълүмат бар, шулай ук тернәкләндерү чарасының кеше өстәмә акча сарыф итмичә гына түләргә тиешле максималь бәясе күрсәтелгән.
Электрон сертификатның тагын бер уңайлылыгы: гражданнар аны рәсмиләштерүгә гаризаны өйдән чыкмыйча гына дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә алалар. Россия Социаль фонды сайты каталогында мөстәкыйль рәвештә кирәкле техник тернәкләндерү чарасын сайларга, аның бәясен белергә, электрон сертификатларны түләүгә кабул итүче кибетләрнең җитештерүчесен һәм адресларын ачыкларга мөмкин.
Иң мөһиме: сертификат алу өчен гражданнарның «Мир» түләү системасының банк картасы булырга тиеш. Гариза биш эш көне эчендә карала, ә кабул ителгән карар турындагы хәбәрнамә мөрәҗәгать итүчегә өч эш көне эчендә җибәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев