«Ел хатын-кызы» бәйгесендә кем җиңде?
Әлмәттә яшәүче ике хатын-кыз «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңү яулады. Беренче урын өчен 43 муниципаль районнан 100дән артык конкурсант көч сынашты. 36 хатын-кыз һәм дүрт ир — ат («Ир — ат-лидер» һәм «Ир-ат-мәрхәмәтле йөрәк» номинацияләре) иң яхшылары булды.
Катнашучыларны җиңүләре белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шәхсән котлады.
Татьяна Ларионова «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә «Ел хатын-кызы» дип танылды. Ул «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә газ җыю операторы булып эшли, нефть-газ чималын югалтуларны киметү буенча чараларда катнаша, планлы ремонт үткәрә, газ конденсаты алу өчен җавап бирә. Моннан тыш, ул — хезмәтне саклау буенча да эшли.
Ул үз шөгыльләренә дә вакыт таба. Татьяна спорт һәм мәдәни-күмәк чараларда, КВН, үзешчән сәнгать смотрларында катнаша, бик күп конкурслар лауреаты. Шулай ук ул сноубординг, тау туризмы, йөгерү, вокал һәм гитарада уйнау белән шөгыльләнә. Төрле яклы шөгыльләре «Ел хатын-кызы» бәйгесендә үзен сынап карау һәм анда җиңү өчен яхшы сәбәп булды.
«Хатын-кыз-Ана» исемен Айзәрә Аисова алды. Ул сигез бала әнисе. Аларның икесе инде үсеп, әти-әниләре оясыннан очкан. Алтысы балигъ булмаган, иң кечкенәсенә ике яшь.
Айзәрә үзенә Аллах тарафыннан ышанып тапшырылган һәр баланы тәрбияләү буенча үз бурычын үти алачагына һәм «әни»исемен горур рәвештә йөртә алачагына өмет белән яши. Аларга хатын-кыз бөтен гомерен багышлый: аларга туганнарына һәм якыннарына гына түгел, чит кешеләргә дә мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тәрбияли, аларда җаваплылык һәм гаделлек, игелек һәм намуслылык, табигатькә сакчыл караш тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев