Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона этабында лениногорскилылар җиңү яулады

Лениногорскилылар конкурста 10 район катнашучылары белән бергә ярыштылар.

 

 Әлмәттә  " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабы узды.   Анда  республикабызның 10 районыннан: Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Азнакай, Ютазы, Баулы һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 40 катнашучы көч сынашты.

Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук ТР Профсоюзлар федерациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Лениногорскилылар үзләрен 3 номинациядә тәкъдим итте. "Ир-ат лидер"  номинациясендә - ТР трамплиннан сикерү федерациясе президенты, Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины - Энәс  Вәлиев, "Игелекле йөрәкле ир - ат" номинациясендә - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь  Храмов  җиңүче булды. 

Балалар музыка мәктәбе укытучысы Гөлшат Кушилкова  -  "Хатын-кыз мәдәният һәм рухият" номинациясендә катнашучы Дипломына лаек булды.

Бәйгенең зональ туры җиңүчеләре финалда катнашачаклар, үз номинацияләрендә иң яхшысы исеме алырга тырышачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев