«Элек бакчага берни сиптерми идек, хәзер тотындылар инде»...
Әллә бакча, әллә дөньясы үзгәрде...
Бакча төркеменә килгән хаттан өзек.
"Элек берни сиптерми идек, хәзер тотындылар инде. Бакчага ни генә сипмиләр".
Группада бер абый шулай дип язып куйган әле. Элек, элек... Элек колорадский жук та юк иде ул, белокрылка турында да ишеткән юк иде.
Бәрәңгене сентябрьдә алалар иде дә, баз авызына ике такта куеп бакчадан туры шалтыратып төшерәләр иде. Бәрелсә, бәрелә, барыбер саклана. Хәзер шулай итеп салып кара, баздан кире чыгарып тагын бер әйләндерерсең.
Кышлар җылы, корткычлар үлми, көньякта гына була торган гөмбәле чирләр үрчи. Үсемлекләрне эшкәртмичә булмый шул. Һәр препаратның уңышын жыйганчы көтү вакыты (срок ожидания) бар, сиптерә башлаганчы укыгыз, дөрес итеп сайлагыз. Курыксагыз, халык ысуллары кулланыгыз. Карамыйча булмый, үсми, чери, корткычлар үрчи. Хәзер шулай.
Бүген виноградны соңгы тапкыр "Медея" белән эшкәрттек, ул август азагы-сентябрь башында өлгерә, көтү вакыты - 28 көн. Запаста - бер ай бар.
Помидорга "Ревус" сиптердек, көтү вакыты -5 көн. Фитоспорин белән эшкәртсәгез, икенче көнне үк помидорларны юып ашарга була. Теплицага фитоспорин гына сиптерәм. Берничә көн генә теплица ишеген ябарга туры килде. Кладоспориоз үзен сиздерә дә башлады.
Ә сез элек, элек, дисез.
Чыганак: vk.ru/rozo4ka12
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев