Якташ шагыйребез Әгъләс Шәйхетдиннең шигырьләр китабы чит илгә китте
Куакбаш авылы шагыйре иде Әгъләс Шәйхетдин.
Якташ шагыйребез Әгъләс ага үзе бу якты дөньяда булмаса да, аның иҗатын онытмыйча, башкаларга да җиткерүче, шигъри тәлгәшләрне тагын да күбрәк кеше күрсен дип йөрүче оныгы – Зилә бар әле.
Хәтерләсәгез, 2025 елга аяк баскач, газетыбыз битләрендә, шулай ук сайтта да Әгъләс Шәйхетдиннең китаплары Сочидагы Красная Поляна китапханәсенә җибәрелүе турында язган идек. Ул чакта шагыйрьнең китапларын китапханәгә Сочида яшәүче оныгы Зилә бүләк итә. “Бабайның китапларын бик шатланып кабул иттеләр. Татарча китаплары булмаган икән”, - дип Зилә хәбәр иткән иде безгә – редакциягә. Әлеге язмага ссылка монда: https://zamansulyshy.ru
Күптән түгел Зиләдән янә шатлыклы хәбәр алдык. Аның кызы Азалия мәктәптә француз теле түгәрәгенә йөри икән. Шушы түгәрәкне алып баручы укытучының француз дустын кунакка – дәресләргә чакырганнар. Француз дусты Красная Полянага килгән, балалар белән дәресләр үткәргән. Икенче көнне исә олылар өчен француз белән очрашу үткән, анда Зилә дә катнаша.
“Мин француз белән таныштым. Аның әтисе – профессор-академик, Төмән университетында да укыткан, шулай ук китаплар яза икән. Әтисе язучы икәнен белгәч, аңа бабай турында сөйләдем, шигырьләре, китаплары бар дип, бер китапны бүләк иттем. Ул бик шатланып китапны алды, үзенең әтисе дә язучы булгач, китапның нинди кадерле бүләк икәнен аңлый. Шулай итеп, ул әтисенә Франциягә бабайның “Якты хисләр генә” дигән китабын алып китте”, - дип сөйли Зилә.
Соңыннан Тьерри Марийо Мари Шарль әтисенә китапны тапшыра. Әтисе – 91 яшьлек Пьер Марийо кызыксынып китапны караган мизгелләрне улы видеога төшерә һәм Зиләгә дә җибәрә. Видеоны карарга Зилә миңа да җибәрде. Әтиле-уллы французларның сөйләшүеннән бары ике сүзне генә аңладым: Татарстан һәм татар.
Зилә киләчәккә билгеләнгән планын җиткерде: Әгъләс Шәйхетдиннең башка китапларын Франция китапханәсенә бүләк итү, хыялы – Францияне барып күрү.
Ул да күңел түрендә бөреләнгән шигъри хисләрен ак кәгазь битенә төшерә, бабасы кебек, борчуларын-шатлыкларын иҗат аша сиздертә. Татарстаннан читтә яшәсә дә, татар телендә камил сөйләшүе сокландыра.
фотолар: Зилә Волькаевадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев