Яңа Иштирәк авылы халкы СВО хәрбие Рамил Вафинның якты истәлеген саклый
Яңа Иштирәк авылында махсус хәрби операциядә үзенең бурычын үтәгәндә һәлак булган Рамил Рәшит улы Вафинның якты истәлегенә багышлап, мемориаль такта ачылды.
“Нәкъ менә Рамил кебек егетләр үз җилкәләрендә илнең тынычлыгын, балаларның якты киләчәген һәм туган туфрагыбызның бөтенлеген саклый. Ул курку белмичә ут эченә керде һәм үз Ватанына, хәрби антына ахыргача туры калды”, - дип башланды чара.
Рамил Рәшит улы 1995 елда 26 майда Шөгер авылында туа. 4 елдан соң, 1999 елда әнисе һәм энесе белән Яңа Иштирәк авылына күченеп киләләр. Рамил Зеленая Роща мәктәбендә белем ала. 9нчы сыйныфтан соң Лениногорск политехни колледжында эретеп ябыштыручы һөнәренә укый. Авылдашлары аны ярдәмчел, ачык күңелле егет дип искә ала.
“Рамилгә 18 яшь тулгач, хәрби комиссариатка баргач, сәламәтлеге какшау сәбәпле, комиссовать итеп, хәрби билет биреп кайтаралар. Аның күңелендә бер бушлык булып кала”, - ди Яңа Иштирәк авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова.
2022 елның 21 сентябрендә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Рамил Рәшит улы хәрби комиссариатка юл тота. Ләкин армия хезмәтендә булмагач, аны кире боралар. Ә егет күңелендә һаман бер уй: ник мине алмыйлар, нигә мин монда тыныч күңел белән торыйм?
2025 елның 15 гыйнварында ул янәдән хәрби комиссариатка бара һәм үз теләге белән контракт төзи. Ә менә иң кадерле кешесенә – әнисенә ничек әйтергә моны? Рамил әнисен борчыйсы килми, командировкага китәм дип, әйберләрен җыя. Шулай да китәсе көнне әнисенә турысын әйтеп сала: мин командировкага түгел, контракт төзеп, хезмәт итәргә китәм, ди. “Әни, син елама, дога кылып тор”, дип алырга килгән машинага утырып китә.
Әнисе – Ландыш Шәйхетдинова сүзләренчә, телефоннан аралашканда, улының тавышында ниндидер бер җиңеллек сизелгән. Шулай аралашып торганнар. 18 гыйнварда шалтыратканда, әнисенә хәбәр итә: “Әни, барысы да яхшы. Без ростовта. 2 атнага учебкага китәбез. Мин үзем сиңа хәбәргә чыгармын”.
Билгеле, ана кеше ут йотып, хәбәр көтә башлый. Ә хәбәр килми…
12 февральдә 45863нче хәрби частьтән гаиләгә кара кайгы килә: “Укчы ротасының укчы взводының укчысы (стрелок) Рамил Рәшит улы Вафин 2025 елның 28 гыйнварында ДНР Авдеевка авылы янында МХО вакытында һәлак була”
17 февраль көнне Яңа Иштирәк авылында Рамилне хөрмәтләп соңгы юлга озаталар.
Авылдашлары аны онытмый, авыл мәдәният йорты бинасының тышкы ягына мемориаль такта куйдылар.
“Бу куелган мемориаль таш гади таш түгел. Бу – безнең хәтеребез, ул Рамилнең кыска, ләкин каһарманлыклы гомеренең символы, аның Ватанга тугрылыгы. Авыл урамыннан үткәндә, һәркем бу таштагы хәрбигә карап тукталыр, тирән хөрмәт белән башын ияр. Рамилнең урыны оҗмахта булсын, рухы шат булсын”, - диде авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова.
Рамилне үстергән ата-анага, якыннарына, туганнарына, дусларына сабырлык теләделәр. “Аның каһарманлыгы – яшь буын өчен мәңгелек үрнәк, онытылмаслык батырлык”, - диделәр.
фотолар: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев