Җиңел әзерләнә торган тәмле салат
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңел әзерләнә торган тәмле салат

Салат рецептын җибәрүче аны Коръән ашларында кулланырга тәкъдим итә. Дуслар, ә сез мондый ашларда табынны ничек корасыз? Салатлар әзерлисезме? Әллә шулпа, бәлеш, ботка белән чикләнәсезме?

Салат катламлап эшләнә. Һәр катлам арасында - майонез.
Беренче катламда - вак кына туралган пешкән сыер ите.
Икенчесендә - шулай ук вакланган, сарымсакка буталган маринадланган кыяр.
Өченче катламга йомырка уарга.
Дүртенчесенә - кыргычтан уылган әстерхан чикләвеге.
Майонез урынына каймак кулланырга була.

Чыганак: Кызыл таң

http://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/iel-zerln-torgan-tmle-salat

 


Нет комментариев