Интернетта таралган холера таралу турындагы хәбәргә ачыклык керттеләр
Шушы берничә көн эчендә социаль челтәрләрдә Россиядә холера таралу куркынычы барлыгы турында хәбәрләр таралды.
Әлеге хәбәргә Роспотребнадзор аңлатма бирде.
– Россиядә холера таралу куркынычы бар, ләкин ул бик аз. Шуңа күрә без моны булдырмас өчен барысын да эшлибез. Быел илдә әлеге авыру ачыкланмады, – дигән Роспотребнадзор башыагы Анна Попова.
Аның сүзләренчә, Сәламәтлек саклау министрлыгында “нәтиҗәле эшләүче” вакцина запасы бар.
Фото: "Лениногорск-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев