Җиңүчеләр буыны батырлыгы мәңгегә патриотизм үрнәге булып калачак - Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көне турында
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышы башлануын һәм җиңүчеләр буынының батырлыгын искә төшерде.
Бу хакта ул үзенең МАКСтагы каналында язган.
Ул билгеләп үткәнчә, 1941 елның 22 июнендә иртә таңнан Бөек Ватан сугышы башлана, дошман Советлар Союзына һөҗүм итә. Миңнеханов сүзләренчә, бу көн миллионлаган кешенең язмышын үзгәртә.
«Бүген ил халкы җиңүчеләр буыны алдында баш ия, аларның васыятьләрен хәтерли һәм Ватан өчен гомерләрен биргәннәрне искә ала. Тарихның иң авыр мизгелләрендә күрсәткән батырлык һәм ныклык мәңгегә әхлакый юнәлеш һәм киләчәк буыннар өчен чын патриотизм үрнәге булып калачак», – дигән Татарстан Рәисе.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев