Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек шофер турында хәбәр итү – кеше гомерен саклап калу белән бер

Исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң, автотранспорт чаралары руле артына утыручы кешенең җинаятьче булуы беркемдә дә шик калдырырга тиеш түгел.

2023 нче елга  аяк басуыбызга әле аз вакыт кына булса да, шәһәр һәм район юлларында  исерек хәлдә руль артында тотылган шоферлар саны аз түгел.

Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе  бүлегеннән алынган  мәгълүматлар буенча, февраль аеның ике атнасы эчендә 11 автомобиль йөртүче руль артына исерек килеш утырган.

Шушы ике ай эчендә  исерек машина йөртүче аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте очраклары да юк түгел. Моннан берничә атна элек Чайковский урамындагы хезмәт оешмасы территориясенә “очып” кергән чит ил машинасы – моңа бер мисал. Әлеге автомобильнең шоферы һәм янәшәдә утырган дусты- икесе дә исерек хәлдә булганнар. Бәхетләренә, үзләре исән-сау, ә машиналары“төзәтеп була” дигән өметле диагноз куярлык хәлдә түгел.

Лениногорск ЮХИДИ бүлеге исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчене,  яисә руль артына утырырга җыенучы кешеләрне туктату – һәрберебезнең гражданлык бурычы булуы турында кабат искәртә. 

Әгәр дә инде исерек шофер сезне ишетергә һәм тыңларга теләми икән, кичекмәстән ЮХИДИгә  хәбәр итү кирәк.  Мондый очракларда кемгәдер начарлык эшлим дип уйлау – урынсыз. Киресенчә, үз вакытында шалтыратуыгыз кемнеңдер, хәтта шоферның үзенең дә  гомерен саклап калырга  мөмкин.

Заманча технологияләр тормышның барлык якларына да кагылды.  Хәзер исерек шофер турында Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе телеграм каналы -https://t.me/leninogorskgibdd  аша хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев