Иске Писмәндә яшәүче берәү авыл буасын законсыз рәвештә үз милегенә әйләндергән
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Писмәндә яшәүче берәү авыл буасын законсыз рәвештә үз милегенә әйләндергән

Сүз белән генә чикләнмичә, буаны койма белән әйләндереп алган.

Әмма прокуратура хезмәткәрләре аңа Россия Федерациясе законнары турында аңлатып биргәннәр.

Лениногорск шәһәре прокуратурасы табигатьне саклау һәм җир законнарын үтәү өлкәсендә тикшерү үткәргән. Тикшерү Иске Писмән авылындагы җир кишәрлеге, законсыз рәвештә шушында яшәүче берәүнең хосусый милегенә әйләндерелүен ачыклаган.

Иске Писмән авылындагы буа ике елганы – Дала Зәе белән Камышлы елгасын тоташтыра. Россия Федерациясе Су кодексы нигезендә, мондый объектлар бары тик дәүләтнеке генә. Димәк, теләгән һәркем монда ял итәргә, коенырга яки балык тотарга тулы хокуклы. Ләкин  авылның бер кешесе шушы матур күлнең бердәнбер хуҗасы булырга ниятләгән.

Әмма Россия Федерациясе Су кодексының 6 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә болай диелә: “Әгәр федераль законнар нигезендә башкасы каралмаган булса, һәркем гомуми су объектларыннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен түләүсез файдаланырга хокуклы”.

Шул ук маддәнең 8 нче өлеше түбәндәгеләрне искәртә: “Россия Федерациясенең һәр гражданины гомуми файдаланудагы су объектларының яр буе полосасында хәрәкәт итәргә һәм анда булырга, шул исәптән һәвәскәр балык тоту һәм йөзү чараларын (механик транспорт чараларыннан тыш) причалга утырту өчен файдаланырга хокуклы”.

Лениногорск суды шәһәр прокуратурасының Иске Писмән авылында яшәүченең хокук бозуына карата дәгъвасын канәгатьләндерде.

“Законсыз рәвештә буага хуҗа булучы халыкның суга ирекле керүен чикли торган койманы сүтеп алырга тиеш булачак. Суд карары законлы көченә кергәннән соң, прокуратура аның үтәлешен контрольгә алачак”, - диде Лениногорск шәһәр прокуроры урынбасары Максим Малышев.
 

фото: Р. Мостафина

 


Нет комментариев