Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карагайда яшәүчеләрне яз ае белән котлап чәчкәләр бүләк иттеләр

Районның Карагай авылында берничә елдан бирле матур традиция яши.



Әлеге авыл җирлегендә Гайнановлар гаиләсе чәчкәләр үстерү белән шөгыльләнә. Алар төрле һәм күп күләмдә үстерәләр. Гаилә хуҗасы Линар Гайнанов бер елны чәчкәләрне олы кешеләргә бүләк итү тәкъдимен керткән булган. Шуннан традициягә кереп киткән.

Быел да искәрмә булмады: Линар һәм мәдәният йорты директоры Екатерина Әхмәтова язның беренче көне белән котлап, чәчкәләр таратып чыкканнар. Карагайда яшәүче өлкәннәрнең, шулай ук тол апаларның, мобилизацияләнгән солдатларның әниләренә өйләренә барып котлаганнар.

“Әлбәттә, олы кешегә бер җылы сүз дә җитә дигәндәй, алар бик шатланып кабул иттеләр чәчкәләрне, - дип сөйли Екатерина ханым. – Чәчәкләргә күз төшү белән үзеннән-үзе кәеф күтәрелә, алар күңелгә куаныч хисе өсти, яз сулышы бүләк итә. Линар белән Динә Гайнановлар берничә елдан бирле чәчкә үстерү белән шөгыльләнә. Быел 14 февральгә, Гашыйклар көненә чәчкәләрне өлгерттеләр алар. Тюльпаннары искиткеч, шулкадәр матурлар. Дина алардан менә дигән букетлар ясый, төргәкли. Кыш буе карап үстереп, зур көч куеп эшлиләр. Ул эшнең авырлыгын үзләре генә беләдер”, - ди Екатерина Әхмәтова.

Игелек, мәрхәмәтлелек кешене бизи. Гайнановлар да авыл халкына чәчәкләр бүләк итеп, аларның күңеленә шатлык хисләре өстәгәннәр.

Екатерина Әхмәтова әйтүенчә, алар ел саен клуб алдына клумбага утырту өчен чәчәкләр дә бирәләр икән, аның өчен акча да алмыйлар, ди.

“Эшләре уң булсын, чәчкәләре шулай гүзәллек таратып торсын. Игелекле эшләре өчен зур рәхмәт”, - ди авылдашлары.

 

фотолар: https://vk.com/public211520140?w=wall-211520140_518

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев