Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда кардиологлар конгрессында ун меңләп табиб катнашыр дип көтелә

Казанда кардиологларның Россия илкүләм конгрессы үтәчәк. Анда меңгә якын белгеч катнашыр дип көтелә.

Форумга 10 меңгә якын табиб онлайн тоташа ала. Бу хакта  Россия кардиология җәмгыяте вице-президенты һәм Идел буе федераль округы штаттан тыш баш кардиологы — КДМУның кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич әйтте.

«Конгресска Россиянең төрле төбәкләреннән меңгә якын белгеч килүе көтелә. Эпидемиягә каршы кагыйдәләрнең үтәлүенә аерым игътибар итәчәкбез», — диде кардиолог.

Чараның трансляциясен 10 меңнән артык табиб онлайн карый ала. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, чит ил белгечләре Казанга килми. Конгресста уннан артык чит ил табибының дистанцион чыгышы ясавы көтелә.

Табиб сүзләренчә, 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр 160 симпозиум үткәрү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев