Лениногорскида бармагында подшипник кысылып калган яшүсмергә ярдәм иткәннәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бармагында подшипник кысылып калган яшүсмергә ярдәм иткәннәр

Подшипникны чыгара алмагач, баланың бармагы шешкән һәм каный башлаган.

Лениногорск балалар хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлмәсенә бармагы подшипник боҗрасында кысылып калган 14 яшьлек үсмер ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Бала подшипникны үзе чыгара алмаган, бармак шешкән һәм каный башлаган.

Табибларга коткаручыларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Алар махсус корал ярдәмендә подшипник боҗрасын кисеп алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

 

фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

  https://tatar-inform.tatar

 


бармак кысылган подшипник

Нет комментариев