Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе елда интернет һәм телевидение 15%ка кыйммәтләнергә мөмкин

Сәбәпләре: аренда хакы, кредит буенча процентлар һәм персоналга хезмәт хакы арту. Телекоммуникацияләр операторлары менеджерлары киләсе елда өй интернетына һәм түләүле телевидениегә тарифларның 10-15 процентка артуын фаразлый.

Сораштыруда катнашучыларның 41 проценты тарифларның 10-15 процентка, 14 проценты – 16 проценттан күбрәккә үсәчәген әйткән. Өчтән бер өлеше исә үсеш темпының 9 проценттан артмаячагын күрсәткән.
Шул ук вакытта Mobile Research Group белгече Эльдар Мортазин телекоммуникацияләр бәясенең 10-15 процентка артачагы турында фикер белән килешкән.

Бәя үсү сәбәпләре: аренда хакы, кредит буенча процентлар һәм персоналга хезмәт хакы арту, шулай ук җиһазлар (хәзер алар параллель импорт буенча сатып алына) кыйммәтләнү.

TelecomDaily генераль директоры Денис Кусков фикеренчә, базарның чиктән тыш тулган булуы да тарифлар үсүгә йогынты ясый. Телекомммуникацияләр операторлары яңа клиентлар таба алмый, шуңа күрә 2022 елгы керемнәре 2021 елдагы белән чагыштырганда 3-10 процентка кимегән. Димәк, бәяләрне арттыру бизнесны яшәтүнең бердәнбер чарасына әйләнә.

https://vatantat.ru/2022/11/96257/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев